ШАУЛЫ с. 1) Тавышлы, шаулый торган. Апалары исә зур шаулы калада, дөбердәп колакларны саңгыраулаткан таш урам буйлап каядыр бара. Ә.Баян. Иксез-чиксез диңгез эчендә, шаулы дулкыннар арасында Фәнияр үзенең авыру икәнлеген онытты. Ф.Яруллин

2) Шау-шулы, зур, әһәмиятле вакыйгаларга бай булган. Белеме дүрт сыйныфтан ары узмаган, ләкин шаулы елларда ул үз авылының, үз чорының иң алдынгы, иң актив яшьләреннән исәпләнелгән. Н.Фәттах. Шул шаулы көннәрдә нинди генә вакыйгаларга очрамады ул. Т.Әйди

3) лингв. Акустик яктан бары тик шаудан яки башлыча шаудан торган. Шаулы тартыкларны әйткәндә, шау тонга караганда күбрәк катнаша яки алар бары шаудан гына да торырга мөмкин. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә