ШАУЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. шаулау. Тышта аязды, атналар буе лапас астында тилмереп яткан председатель казлары биек нарат капка янына килеп өелгәннәр, иркенгә чыгасылары килеп шаулашалар. М.Мәһдиев. Саргайган үләннәр җиңелчә шаулашалар. А.Расих. Карт эрбет, нарат агачларының түбәннән генә йөзгән болытларга терәлгән ябалдашлары җан өшеткеч авазлар чыгарып шаулашалар. М.Хәсәнов 2) Үзара кычкырышу, талашу, әрләшү. [Бәдигылҗамал Зәйнәпкә:] Ни эшкә шаулаштыгыз, ни эшкә бозылыштыгыз, әллә берәр хәл булганмы? Г.Камал. Ә без – Илһамия апаның агач таягына буйсынырга өйрәтелгән юеш борыннар – дилбегә бушаганны сизгән тук ат төсле тәртипсезләнә, шаулаша, сугыша ук башлыйбыз. Т.Галиуллин Шаулаша башлау Шаулашырга тотыну. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгытты, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. М.Галәү. Халык бик гаҗәпләнде, нәрсә әйтергә белмичә шаулаша башлады. М.Гали Шаулаша тору Озак шаулашу; башка эш-хәрәкәтләр белән бер вакытта шаулашу. Әнә Казанда тагын йөз елга чыдарлык тарихи биналарыгызны җимереп, ут төртеп, алар урынына йорт төзи байлар. Халык шаулаша тора, болар төзи тора. Н.Гыйматдинова Шаулашып алу Кыска гына вакыт арасында, бераз шаулашу. Шулай үткәзеп җырлаганнан соң, кунаклар бер шаулашып алалар: – Һай, ирләрнең асыллары! Ә.Еники. Юлчылар тарлавыкның икенче ягына якынлаштылар һәм, сөенеч тойгысына бирелеп, җиңелчә шаулашып алдылар. Н.Фәттах Шаулашып карау Булдыра алу-алмавын сынау, тикшерү өчен шаулашу. Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяла сыман үзгәрешсез калды. Ә.Фәйзи . Без бу хакта митингка чыгып --- шаулашып карадык инде. Татарстан яшьләре Шаулашып кую Кинәт кенә шаулашу, бер тапкыр шаулашу. Җил исеп китте, агач башлары шаулашып куйдылар. Г.Гобәй. Партком членнары ризасызлык белдереп шаулашып куйдылар: – Кисәтү бик җиткән инде. Ф.Садриев Шаулашып тору Әле, хәзерге вакытта шаулашу; даими, әледән-әле, һәрвакыт шаулашу. Инде ике як та кызып-чынлап бер-берсенә каршы баскан, хәнҗәр сапларын учка сеңдереп, күз тондырып, яман сүзләр чәчеп, беркавым шаулашып торганнар. С.Сабиров. Сатып алучыларның дистәгә якын туганнары, танышлары җыелып өлгергәннәр. Шаулашып торалар. Т.Галиуллин |