ШАУЛА’У ф. 1) Берничә кеше бер-берсен тыңламыйча берьюлы кычкырып сөйләү, гөжләү, гөрләү. Әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән товарлар белән тулган кибетләрнең алдында, умарта корты кебек, халык шаулый ---. Г.Ибраһимов. --- уенчыклар беткән чакта, кибет тынган. Балалар да шау-гөр килеп шауламаган, тегене ал да моны ал дип, һичбер бала әнкәсеннән уенчыклар дауламаган. М.Мәһдиев 2) Кешеләр яки башка тереклек ияләре тавышыннан билгеле бер урын гөжләп, шау-гөр килеп тору. Мәйдан шаулый, районнар ярминкә оештырган: эремчек, каймак, черегән бәрәңге һәм тагын әллә нинди исләр борынны яра ---. Н.Гыйматдинова. Клуб шаулый, гөрли. А.Хәмзин 3) Хәрәкәттәге техника, эшләп торган механизмнар тоташ шау, гөжләү, гөрелте чыгару. Печатник машинаны ходка җибәрә, машина шаулый, гөрли. Г.Исхакый . Киң бетон юлларга бер-бер артлы самолётлар куна башлады. Моторлар шаулады ---. А.Гыйләҗев 4) Тигез тавыш чыгарып гөжләү. Почмак якта ишетелер-ишетелмәс моңсу гына бер көйгә самавыр шаулап утыра. Г.Бәширов. Морҗалардан күккә төтен аша, Җиз самавыр шаулый һәр өйдә. Ф.Ибраһимов 5) Кайнау; быгырдап, күбекләр чыгарып, көчле кайнап утыру. Шәмсия әллә кайчан аяк өстендә икән шул, казанда су шаулый, комганга җылы су салынган ---. Ф.Сафин. Кырык чиләк су сыйсын, Ишегалдында булсын, Су шаулап кайнап торсын. Х.Җәләй 6) Ургылып, ярсып агу. Сәлим әйтә ди, мин аның аркасына өч кадаклы гер белән бирдем, дип әйтеп әйтә ди, шуннан соң танавыннан шаулап кан китте, дип мактана ди. М.Гафури. Өске катка күтәрелмәсәләр дә, пароходның кызыклы урыннары болай да күп икән. Түбәндә, аларның аяк астында гына су шаулый, сикереп кайнап тора. М.Хәсәнов 7) Кою, күп итеп, көчле һәм өзлексез яву. Төш вакыты җитәрәк, яңгыр тагын да көчәйде: йортларның түбә, тәрәзә калайларына шыбырдап, агач башларын түбән идереп, чиләкләп койган кебек шаулап ява башлады. Р.Кәрами 8) Җилдән чайкалып яисә үзара бәрелешеп тавыш чыгару. Диңгездә өермә. Дулкыннар шаулый. М.Җәлил. Шомландырып, урман шаулый. Р.Мөхәммәдиев. Җилләр белән тук башаклар шаулый Иксез-чиксез иркен кырларда. Р.Зарипов 9) Уйлар киеренкелегеннән, ару, авыру яки башка сәбәпләрдән тавыш, шау тою. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәпкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый... М.Мәһдиев. Элек валидол да булыша иде, хәзер әллә нинди көчле дарулар да тәэсир итми. Көн дә кан басымы, көн дә колак шаулый. З.Мәхмүди 10) юкл. форм. шауламау. Эчтән тыну, берәүгә дә әйтмәү, берәүгә дә сиздермәү, сер итеп саклау. Аракы алай бик күп түгел, кибеткә чыгарып тормасаң да була иде. Шуңа күрә, ачыктан-ачык сату-сатмау мәсьәләсен хәл иткәнче, хәзергә бу турыда теләсә кемгә шауламаска булдылар. Н.Фәттах. – Кибәк баш, – диде әлеге егет, – бу кәгазьнең бәясе бер матчалык кына түгел. Беләсең килсә, моның белән паспорт алырга була. Тик шауламаска гына кирәк. Ф.Яруллин 11) күч. Берәр эшкә ризасызлык белдереп тавыш күтәрү; даулау, берәр нәрсә таләп итү. Җыелыш кызды, гөрләде, шаулады, нинди генә исемнәр аталмады ---. Н.Гыйматдинова. Полковник озак шаулады һәм, ниһаять, пары чыгып беткәч, мондый йомгак ясады: – Офицерлар! – диде ул, барысына да карап чыккач, – безнең частьта мондый хәлнең булганы юк иде әле. И.Хуҗин 12) күч. Нинди дә булса бер вакыйганы күтәреп алу, бары тик шул турыда гына сөйләү. Егерменче еллар матбугаты Г.Газиз һәм Г.Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күптөрле фикерләр әйтелде. М.Мәһдиев. Әлеге вакыйгадан соң ике айлап вакыт уздымы икән, Михайлов кабат көн героена әверелде. Бу юлы артиллеристлар дивизионы гына түгел, бөтен крейсер шаулады. Н.Әхмәдиев 13) күч. Дан таралу, халык телендә булу, исеме чыгу, танылу. --- исемнәре күптән инде дивизиядә генә түгел, бөтен һава армиясенә билгеле. Аларның батырлыгы бөтен фронтка шаулады. Казан утлары ◊ Шаулап торган Нык үсеш алган, алга киткән, чәчәк ату чорында булган. Башкалар Нариман исемендәге совхоз, аның кайчандыр шаулап торган бистәсе булганлыгын белми дә. Т.Нәҗмиев. Шаулап торган зур калалар белән чагыштырганда, Саклык сыман җыйнак авыллар сабый бала гына кебек. Р.Габделхакова Шаулап алу Аз гына, берара шаулау. Буферлар шаулап алды. М.Мәһдиев. Капыл гына урман шаулап алды, тегендә-монда мамыктай кар бөртекләре очты, агач башлары җилдә чайкалды. С.Шәрипов Шаулап йөрү Соңгы вакытта бертуктаусыз шаулау. Күктән түбәнгә төшә башлаган кошлар, --- нишләргә белмичә аптырап, бик озак шаулап йөрделәр ---. Ч.Айтматов. Тик аскы этаждагы хатын гына: «Барыбер сүттереп ыргытам мин аны, балкон төбенә үк китереп куйдыгыз», – дип шаулап йөри. Ф.Яруллин Шаулап калу Шауларга өлгерү; шаулавын дәвам итү. Сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да --- акрын гына кайтып китте. Г.Ибраһимов. --- артта, беркемгә, бернәрсәгә колак салмыйча, мәңге хәрәкәттә яткан ташкын дәрья шаулап калды. Н.Фәттах Шаулап карау Булдыра алу-алмавын сынау, тикшерү өчен шаулау. Берничә кеше килеп шаулап карый, ләкин аларны дружинниклар кертмичә куып җибәрә. Р.Батулла. Бабай, шаулап кара, Чыбык белән яра. Менә әйбәт чара – Шәрәф шәрран яра. Р.Миңнуллин Шаулап китү Кинәт шаулый башлау. Пуляларның берсе, каскасына тиеп, чыңлап үтте. Газинурның башы шаулап китте. Г.Әпсәләмов. Менә шунда инде, караңгы төшеп килгәндә, чиләкләр тавышы ишетелде. Булат бәкнең колагы шаулап китте, йөрәге колак төбендә үк дөп-дөп тибә башлады. М.Хәбибуллин Шаулап кую Бер тапкыр, кыска гына вакыт шаулау. Яңадан ура тавышы яңгырады. Урман, җавап кайтаргандай, шаулап куйды. Г.Әпсәләмов. Шомлы җилдә шаулап куйды әрем ---. Р.Әхмәтҗан Шаулап тору Әле, хәзерге вакытта шаулау; бертуктаусыз шаулау. Гәрәбәдәй сары кәүсәле, иртә-кич берөзлексез шаулап торган мәһабәт наратлар --- Газинурның йөрәгенә кереп урнаштылар ---. Г.Әпсәләмов. Биек зал алкышлар белән шаулап торды. Х.Камалов Шаулый башлау Шауларга тотыну. Шәфикъ тавышын ишетеп, тыштагы халык та гөжләп шаулый башлады. М.Галәү. Гәрәй --- әле рәтләп урнашырга да өлгермәгән иде, тышкы якта пароход көпчәкләре шаулый башлады ---. С.Сабиров Шаулый тору Шаулауны дәвам итү. Оранчы хан сүзләрен кычкыра торды, халык шаулый торды. М.Хәбибуллин. Аннары, шаулый торсын, дип, миңа чәй куеп килергә кушты. М.Садыйков |