ШАУЛАТЫП рәв. 1) Шәп, яхшы итеп; зурдан кубып. --- кызым икенчегә кияүгә чыга. Беренче туен акча жәлләп, ни ылтара, ни пылтара гына ясаган идем – тормадылар. Монысын гөрләтеп, шаулатып, затлы ресторанда уздырмасам, исемем Әсмабикә булмасын. Т.Галиуллин

2) Чатнатып, шартлатып, тотлыкмый. --- географ, әгәр карта янындагы кеше шаулатып сөйләп бирмәсә, кәефе китеп тәрәзә янына килеп баса да --- басуга карап тик тора. М.Мәһдиев. Солтанхәким --- кечкенәдән гыйлемгә хирыс булды, ун яшендә шаулатып Коръән укый иде, намазын калдырмады. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә