ШАУЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шаулау 1. Габәши һәм Әлмөхәммәтовларның беренче хезмәте булган «Сания» операсы турында хәбәр бөтендөнья матбугатын шаулата. М.Мәһдиев. Тышта кар бураны улый, агач башларын шаулата. З.Зәйнуллин 2) Шау-шуга күмү, тавыш чыгару, тавышлану. Урам ашханәсенең граммофоны бөтен базарны шаулата... Г.Бәширов. Бераздан гына шаулатып кул чабарга тотындылар. Г.Галиева. Бераз читкәрәк киткәч тә, сакланып та тормастан, бөтен елганы шаулатып, моторларын эшләтә башладылар һәм өерләре белән уң як ярдагы тауларга таба юнәлделәр. С.Сабиров Шаулата башлау Шаулатырга тотыну. Җитәр инде, Хөснетдин абый, колакларымны шаулата башладың. Ш.Камал Шаулатып алу Бераз, аз гына вакыт шаулату, бер тапкыр шаулату. Җилләр генә бер шаулатып ала Урманнарын минем күңелнең. Ф.Яруллин. Кайтуга, «Сак-Сок» бәетен югары сәнгать әсәренә әверелдереп, Казанны бер шаулатып ала. Сөембикә Шаулатып җибәрү Кинәт шаулата башлау. Кинәт искән җил ул агачларның яфракларын дәррәү генә шаулатып җибәрә ---. Ф.Яхин. – Килен килә! – дигән тавышлар әйләнә-тирәне шаулатып җибәрде. Н.Яһудин Шаулатып йөрү Шактый вакыт, күптәннән, бертуктаусыз шаулату. Дөньяны шаулатып йөргән Хәйриянең шул сәер төшне күргәннән бирле тынычлап йоклаганы юк. М.Хуҗин. Без, бала-чагалар, төркем-төркем иртәдән кичкә кадәрле урам шаулатып йөрибез. Туганайлар Шаулатып кую к. шаулатып алу. Ләкин зур өметләр белән шаулатып куйган халтурасы бертөрле дә җиңеллек китермәде. Ә.Еники Шаулатып тору Әле, хәзерге вакытта шаулату; өзлексез яки әледән-әле шаулату. --- бөтен абзар-кураларны, алай гына да түгел, бөтен ишегалдын шаулатып торган бу сыер саву тавышы, туктаусыз гөжләгән бу сөт агымы бөтен йортка ямь бирә --- иде. Г.Галиев. Кич белән яшьләр гармуннар уйнап, җырлап, авылны шаулатып торалар иде. Ф.Галиев |