ШАУКЫМЛЫ с. 1) Начар йогынтысы булган, начар тәэсир итә торган. Белгән догаларымны укый-укый, бу шаукымлы урыннан тынычрак почмакка күчәсе иттем. Ш.Маннапов. Өн белән төш арасында буталган кара дәҗҗал, ни Һашия, ни кош, аның канын суыра иде. Нигезе шаукымлы, ахрысы, юньле кеше ярым ташландык урыс авылында бура күтәрәмени?! Н.Гыйматдинова 2) Тынычсыз; шомлы, хәвефле, тәшвишле. Шаукымлы, буталчык, ата улны, ана кызны беләсе түгел көннәр. З.Нури. Бу шаукымлы елларда Тукай иҗатын халыкка җиткерү һәм аны «буржуаз милек»кә әйләнүдән саклап калучыларның иң күренеклесе, иң зур хезмәт куючысы, әлбәттә, Фәтхи Бурнаш була. Д.Абдуллина 3) Акылсыз, уйламыйча эш итүчән, кызу канлы, дуамал. Бөтен авыл халкын хәйран калдырып, Рәйхан уйламаганда-көтмәгәндә шаукымлы, иләс-миләс дигән даны чыккан Фаягөл малае Габделхакка кияүгә чыкты. Д.Каюмова |