ШАУКЫМЛАНУ ф. Нәрсәнең дә булса тәэсиренә бирелү; шаукымы, зарары тию. Снарядның башы гына аның җилкәсенә тигән, ул шуннан аз гына шаукымланган. А.Таһиров. Өстенлек үзләрендә калудан шаукымланган бер төркем аларны таштыр, кантардыр атып, авыл башына кадәр эзәрлекләп барды. Т.Нәбиуллин

Шаукымлана бару Торган саен ныграк шаукымлану. Аның кайнар хиссият белән сугарылган сүзләреннән Рәгыйбь торган саен әсәрләнә, шаукымлана барды. А.Хәлим

Шаукымланып йөрү Әле, хәзер, бөтен җирдә шаукымлану. Яшь чакта була инде ул. --- Элек тә яшьләр шулай хикмәт чыгарып куялар иде. Әхмәтсафа да бу шаукымланып йөрүен ташлар... Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә