ШАУКЫМ и. 1) Кемнең дә булса эшчәнлегенең яки берәр вакыйганың һ.б.ш.ның тәэсире, йогынтысы, эзе. Бикколның канында сәүдәгәр шаукымы бар иде. М.Хәбибуллин. Хатирәләр шаукымына бирелеп, өзеп-өзеп, ташлап-ташлап яза торгач, фикерләрне мәрҗән бөртеге итеп тезүдә дә өзеклекләр туа торгандыр инде. А.Хәсәнов

2) Зарар, зыян. Үзе төшеп калу бер хәл, шаукымы аның Андреевка да тиеп узды. Ә.Еники. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Н.Гыйматдинова

3) Начар йогынты, вәсвәсә. Болай да йоннары тырпайган Рәфиснең эчендә хыянәтчел көнчелек шаукымы кузгалды. А.Вергазов. – Сезнең авылның Әлмәттә яшәүче Әсгатьне сөйләгән идең, – диде Лениза, хәтәр усалланып. Хатыны бүтәннәр белән йөргәнен белгән дә асылынган. Авылыгызда шундый шаукым бармы? Ф.Садриев

4) Көч, этәргеч. Миңлегазиз карт белән булган шушы очрашу, шушы сөйләшү малайга шаукым булып килеп бәрелә, тетрәндерә, уйландыра, дала буйлап уктай очарга, юлындагы биек тауларга атылып менәргә этәрә. Ф.Бәйрәмова

5) миф. Мифологик көчләр тудыра дип фараз ителә торган авыру, чир, сырхау. Теләсәгез нәрсә әйтегез, шаукым дигән нәрсә ул өшкертмичә бетә торган түгел. Ш.Камал. --- кайсы гына якка атлама, барыбер юлга килеп чыгарга тиешсең, адашу һич мөмкин түгел. Ләкин башыңа зәхмәт шаукымы эләксә, ике нарат арасында да буталасың икән шул. З.Мурсиев

Шаукым белән Уйлап-нитеп тормастан, башкаларга кушылып; беренче тәэсиргә бирелеп , кинәт . Андый зур эшкә шаукым белән генә керешмичә, ныклы хәзерлек белән тотынсак, әйбәтрәк булмас идеме. Г.Ахунов. Шаукым кагылу 1) Мифик ышанулар нигезендә, җен, шайтан кебек ят көчләрдән чир кагылу, төзәлмәс, дәвага бирелми торган авыруга дучар булу; зәхмәт кагылу. Тегүче Җамалиның аягындагы коры сызлау тиз туктады. Мәрьямбикәләрнең, Сираҗиларның шаукымы кагылудан гына башланган ул чир шулай ук тиз бетеп китте. Г.Ибраһимов. Әллә син дә җенләндеңме?.. Бу ни бу, боларның барысына да җен шаукымы кагылган. Тәүбә... тәүбә... Суфидан тәлинкә яздырып эч!.. К.Тинчурин; 2) Нәрсә белән дә булса мавыгу, шуңа тулысынча бирелү. Үзләре иҗат итмәсәләр дә, әдәбият шаукымы кагылган кешеләр бар. Ш.Галиев. Маратка аквалангистлык шаукымы кагылган иде. Яз башыннан бирле инде ул, мылтык алып бир, дип, Латифның колак итен ашады. А.Расих. Шаукым сугып йөрү Кемнәрнеңдер арасын бозып, үзара талаштырып, дошманлаштырып йөрү; шомлык таратып, фетнә чыгарып йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә