ША’У ИТҮ ф. 1) Шаулап тору. Кастаньет сатучылар урамда көй чыгарып шау итәләр. М.Мәһдиев. Гомуми палатага күчер син аны, рәхәтләнеп эчен бушатсын, үзе ишеләр белән шау итсен. А.Вергазов

2) Бер хәбәр нык таралу, бөтенесе шуны гына сөйләү, тавыш кузгалу. --- гашыйк булдым, дип әйтеп кара, барча кызлар көлер. Алар гынамы, бөтен авыл шау итәр. А.Вергазов. Инде балаңны тапкач та, Саматка Шакир кызын алып кайтып биргән, дип, бөтен авыл шау итә. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә