ША’У-ГӨР и. 1. 1) Бик күп төрле чыганаклардан ишетелгән төрле авазлардан, тавышлардан кушылып барлыкка килгән гөрелте. Тәрәзәдән карап, рәхәт уйлар кочагында тирбәлгәндә, Язкилдедә кош-корт шау-гөре башланды. А.Гыйләҗев. Өйдә шау-гөр, өйдә шат җыр, хәлләре бетәр көлеп. А.Хәлим 2) к. шау-шу. Фарукҗан, көндезге ыгы-зыгыдан, шау-гөрдән ял итеп яткан мәйданнар һәм урамнар буйлап елдам гына узып, Чархараска якынлашты. Т.Әйди. Тәнәфес вакытларында мәктәп ишегалды шау-гөргә күмелде. Р.Мирхәйдәров 2. иярт. мәгъ. Төрле тавышлар, кычкырып сөйләшү, көлешү гөрелтесен белдерә. Шау-гөр иткән тавыш ишетелеп тору |