ША’У II кис. 1. 1) Бөтенләй, тулысынча, гел. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Ә.Еники . Болар килештергән: таныш түгел ирләр иңнәренә үзбәк халатлары киеп алганнар, билләрендә алтын-көмеш йөгертелгән хәнҗәр-кылыч, иярләренә тикле шау бизәктән иде. В.Имамов

2) Саф, бернинди катнашмасыз. Карасана шулпасына! Шау май гына. Мәсәл. Чыгарабыз шау алтын. Н.Исәнбәт

2. рәв. мәгъ. Бик, нык, үтә, гаять. Хуш ис аңкыткан калҗалар шау күмердә куырылганда телләр тик торамы? А.Гыйләҗев. – Нишлисең син, атасы? Нишлисең син, атасы, чәй шау кайнар бит! – диде Җомрия кыюсыз гына. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә