ША’У I и. 1. 1) Бик күп төрле чыганаклардан ишетелгән, тәртипсез авазлардан кушылып барлыкка килгән тавыш. Колак төбендә Рухия чишмәсе дә челтер-челтер итеп акмый икән хәзер, аны Кара диңгез шавы күмгән... Н.Гыйматдинова. Эт өрүеннән туктагач, каршыдагы урман шавы тагын да ачыграк булып ишетелде, тик тирә-юньдә шуннан гайре тавыш-мазар колакка чалынмады. З.Хөснияр 2) к. шау-шу ( 2 мәгъ.). Ирләрнең җир өчен давы хатыннарның ир өчен шавы гына түгел икән. Б.Камалов 3) лингв. Сөйләм органнарының ритмик булмаган тәртипсез тирбәнешләре нәтиҗәсендә һава агымының сөйләм аппаратында ышкылуы, шартлавы аркасында барлыкка килгән акустик эффект. Акустик яктан сузык һәм тартык авазлар тон һәм шауның катнашу-катнашмавы белән аерылалар. Сузык авазлар, нигездә, бары тоннан гына торалар, ә тартыкларны әйткәндә, шау да катнаша. Татар грамматикасы 2. иярт. мәгъ. Төрле тәртипсез авазлар кушылып барлыкка килгән көчле тавышны белдерә; гөр, гөж. Без, үскән саен, вакытыбызның күп өлешен футболга бирәбез: ишегалды яки урам туп типкән малайлардан шау килеп тора. Т.Кәримов ◊ Шау итеп к. шау килеп. «Шура» шулай татар аңын дер селкетеп, баетып, уйларга, бәхәс итәргә, хыялланырга өйрәтеп, динне дә, сыйныфларны да сүкмичә, ләкин наданлыкка, фикер торгынлыгына каршы көрәшеп, тугыз ел буе шау итеп яшәп алды. М.Мәһдиев. Шау килеп Шәп итеп, гөрләп. Басуларда бодай уңсын шау килеп. Ә.Ерикәй. Шау килү 1) Гөрләү, шау-шулы булу; 2) к. шау кубу . Халык хәзер Кама Аланында төзелә торган атом электр станциясе турында шау килә. Б.Рәхимова. Бөтен урман халкы синең урман сараенда биюче җарияләрең бар дип шау киләләр. А.Гадел. Шау кубу Нәрсәдән дә булса ризасызлык белдереп шаулый, гөж килә башлау. Конферансье, тамашачылар алдына чыгып, Солтан әфәнденең авырып китүен әйтә һәм залдан гафу үтенә. Ләкин кая ул! Халык: «Чыксын, Солтан әфәнде чыксын!» – дип шау куба, конферансьега алдагы номерны әйтергә мөмкинлек бирми. М.Мәһдиев. Шау салу Тавыш куптару, шаулау, гөж килү. Башкалар: «Ул гына урлаган!» – дип шау салалар. Ш.Маннур |