ША’ТЫР-ШОТЫР иярт. 1) Берәр нәрсә шартлаганда, сынганда яки ватылганда һ.б.ш. очракларда барлыкка килеп, тоташ яки әледән-әле чыккан тавышны белдерә. Шатыр-шотыр килеп, аллы-артлы куышып, моторлы көймәләр кайтты. А.Гыйләҗев. Кайдадыр шатыр-шотыр килеп ботаклар сынды, агачлар ауды ---. Г.Сабитов. Бот кимерә иде ире шатыр-шотыр, шулпа чөмерә иде хатыны шапыр-шопыр. Ф.Яруллин

2) к. шарт-шорт. Гариф агач башында шатыр-шотыр чикләвек [яра]. Г.Тукай. Бүген дә дошманнар күнегелгәнчә эшләделәр: шатыр-шотыр мылтык шартлатып --- кирегә борылдылар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә