ШАТЫРДА’У ф. Берәр нәрсә шартлаганда, сынганда, ярылганда һ.б.ш. очракларда шатыр иткән тавыш чыгару. Тун астындагы утын агачлары шатырдап уалды. К.Насыйри. Шатырдап күк ертыла, яшен уйный. Ш.Галиев ◊ Шатырдап торган 1) Тотылмаган, таушалмаган. Туйга шатырдап торган ике мең тәңкәне салдык. Саба таңнары; 2) Бик каты, үзәккә үтәрлек. Ләкин шатырдап торган салкын су да эче тулы ялкынны сүндерә алмады. А.Вергазов; 3) Үтәли кипкән, бик коры. Әмма шатырдап торган коры ботаклар төяп кайткач, әнинең рәхмәтен ишетү ни тора. Ә.Хәсәнов Шатырдап алу Кыска гына вакыт эчендә шатырдау. Ишек артында нидер шатырдап алды Шатырдап китү Кинәт шатырдау. Костаның сөякләре шатырдап китте, һәм ул, авыртуга түзә алмыйча, кыргый тавышлар чыгарып кычкырырга тотынды. Р.Мирхәйдәров Шатырдап кую Кыска вакыт аралыгында, бер тапкыр шатырдау. Җилкә һәм терсәк буыннары сынар хәлгә җитеп, шатырдап куйдылар. М.Юныс. Он тагын да әйбәт тартыла башлый. Кинәт нәрсәдер шатырдап куя. Он урынына ниндидер ләпек нәмәрсә агарга керешә. Р.Мирхәйдәров Шатырдап тору Берөзлексез шатырдау; әле, хәзер шатырдау. Инде агач яфракларына кадәр сап-сары утыра, аяк астындагы үлән шатырдап тора, кул тыгып булырлык җир ярыклары турында әйткән дә юк. Безнең гәҗит Шатырдый башлау Шатырдарга тотыну. Бер-ике минуттан аның мотовелосипеды шатырдый башлады, аннары мотор гөрелтесе бик тиз ерагайды... А.Тимергалин. Елга уртасына җитә башлагач, аяк астында боз шатырдый башлаган. З.Зәйнуллин |