ШАТЫРДАТЫП рәв. 1) Озын-озак уйлап тормастан, тоткарлыксыз; чатнатып, ачык итеп, тотлыгып тормыйча . Аның өчен Нәсим җавап бирде: – Безнең Сафа маладис! – диде ул, егетне чын күңелдән мактап. – Урысчаны да, татарчаны да шатырдатып укый. Н.Фәттах. Җитәкчелеккә үрмәләү өчен, урысчаны шатырдатып белү, телең телгә йокмау, акцентсыз сөйләү төп шартлардан иде. Т.Галиуллин

2) Каты, нык итеп, тоярлык итеп. Таһир шунда өскә таба тырпаеп торган йөз егермеле кадакка шатырдатып китереп басмасынмы! А.Хәсәнов. Кызны шатырдатып кочаклый, үбә башлый, кыз каушап кала. Р.Батулла

3) Каты итеп йолкып, бик тиз генә, җитез генә. «Газиз катыны», үзенең корбанына килеп җиткәндә генә, мәчет коймасы буеннан шатырдатып умырып, бер көлтә кычыткан алды ---. М.Мәһдиев. Сәгыйтов өстәлдә яткан мәкаләсен шатырдатып тартып алды да каты басып чыгып китте. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә