ШАТЫРДАТУ ф. Шатырдаган тавыш чыгару. Кемнеңдер кайтмый калган сыеры агач-ботак шатырдатып йөри. А.Гыйләҗев. Күлмәкләрен шатырдатып ерта, күкрәкләрен ача. А.Хәсәнов

Шатырдата башлау Шатырдатырга тотыну

Шатырдатып алу Кыска гына вакыт эчендә шатырдату

Шатырдатып тору Өзлексез яки әледән-әле шатырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә