ША’ТЫР-БОТЫР иярт. к. шатыр-шотыр. --- бу эшкә алар бик җиңел керештеләр: берсе шатыр-ботыр түбә шиферларын кубарды, икенчесе өй кыегы такталарына барып ябышты. Ф.Яруллин. --- авылдашым --- аш-су бүлмәсенә үтте, чәй куйганнан соң, шатыр-ботыр килеп, кичә калган шешә төбен эзли башлады. А.Хәлим |