ШАТУН I и. рус техн. Пешкәк белән двигательнең терсәкле валын тоташтыра торган деталь. – Кара әнә, тракторыңның янына барырлык та түгел, утлы мич кебек. Шуңа күрә, – дип дәвам итте бригадир, – балдакларны, шатуннарны карарга, фильтрларны, ягулык багын. – Аңлашылды, аңлашылды! – дип кычкырды Белугин. Н.Фәттах. Зиннур сул култык астына кыстырып тоткан шатуннарын җиргә ыргытты да, колачын җәеп, ничәмә еллар күрмәгән дустына таба атлады. Сөембикә |