ШАТЛЫКЛЫ с. 1) Шатлык китерә торган, шатландыра торган, сөенечле, яхшы, күңелле. Бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, әнисе бик сөенде, бүген иртәрәк кайтырмын дип вәгъдә бирде. З.Хөснияр

2) Шатлык белән тулы, шатлыкны эченә алган. Аның бүген бик шатлыклы көне, улы үз өенә кайткан көн иде, шаяртасы, көләсе, улы белән сөйләшәсе --- килә иде. Н.Әхмәдиев

3) Шатлыгы булган, шатлык хисе кичерә торган. Бу кызларның җырларын тыңлаганда, хәсрәтле кешеләр хәсрәтләрен онытканнар, шатлыклы кешеләрнең шатлыклары тагын да зуррак булып күренгән. Г.Гали

4) Шатлык хисе белдергән, шатлыкны чагылдырган. Якындагы текә таулар ягыннан, яшел урман өстеннән, төпсез күк бушлыгыннан – бөтен җирдән аңа ниндидер шатлыклы көй, үзенә бертөрле күтәренке, гаҗәп көй ишетелә шикелле тоелды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә