ШАТЛЫК и. Шатлану, куану, канәгатьлек хисе; куаныч, сөенеч. Үз гомеремдә мин беренче мәртәбә шундый матур иртә күрдем. Беренче мәртәбә, кешеләр өчен сөенеп, шатлык кичердем. Н.Гыйматдинова. Кызы, кияве белән күрешү шатлыгы Сания апаның бөтен йөзенә сибелгән иде ---. А.Әхмәтгалиева

Шатлык чырае күрмим әгәр Үзенең хаклыгына ышандыру өчен әйтелә торган ант сүзе. Шатлык кабызу Берәр юл белән кешенең кәефен, күңелен күтәреп җибәрү. Һәм Эмманың нәни күңелендә Шатлык кабызырлар. Эмма өчен бүген көтмәгән Зур бәйрәм булыр. М.Җәлил. Шатлыктан кая басарга белмәү Бик нык куанудан җилкенү, ашкыну. – Балагыз булачак! – дигән хәбәрне ишетеп ---, шатлыктан кая басарга белмәгәндә, әнисе аны җиргә төшерә: – Балагыз булгач, нәрсә эшләрсез... Сөембикә. Шатлыгы эченә сыймау Бик нык шатлану, куану. Мондый хәбәрләр ишетелгәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады. М.Галәү. Талияне күргәч, шатлыгы эченә сыймады Касыймның. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә