ШАТЛАНЫШУ ф. урт. юн. к. шатлану. Алар, бер-берсен күрүгә, бертуганнар кебек шатланыштылар. Г.Әпсәләмов. Яшьләр, үз уеннарының уңышлы барып чыгуына шатланышып, кычкырып көләргә тотындылар. Ф.Яруллин. Яр буенда – яшел чирәмлек. Әбисе иртүк казларны шушында китерә. Казлар каңгылдаша, бәбкәләр пип-пип дип, аларга кушыла. И сөенешәләр, шатланышалар инде! С.Зыялы Шатланышып алу Кыска гына вакыт эчендә шатланышу. «Мин Чебенле авылыннан, монда укыйм», – дигәч, якын кешебезне күргәндәй шатланышып алдык. Татарстан яшьләре Шатланышып кую Кинәт, көтелмәгән сәбәптән шатланышу; азга гына шатланышу. Шактый баргач, Равил: – Яуширмә утлары да күренде, тиздән барып җитәбез, кызлар, – диде, җанлана төшеп. Без дә шатланышып куйдык. Ф.Тарханова. Күп кенә җирләрендә исә үтеп китәрлек тар-тар сукмаклар калганын да күргәч, кяферләр шатланышып куйдылар. Ф.Яхин Шатланышып тору Хәзер шатланышу; даими, гел шатланышу. --- бу ел арыш икмәге капмабыз, бодай гына ашап чыгарбыз, дип шатланышып тора идек, мал аңар да җитеп бара. Г.Ибраһимов. Ана белән улы шулай шатланышып торганда, аналарыннан Женя кайтты. К.Тимбикова |