ШАТЛАНУ ф. 1) Шатлык хисе кичерү, шат булу, куану, сөенү. – Юк, – мин әйтәм, – ул эчү түгел, тәмәкене дә авызына якын китерми, – дигәч, карчык шатлана. А.Алиш. Болар инде – авыруларны терелтү сөенечен --- кичергән, дөрес дәвалау юлын табып шатланган, ялгыш диагноз өчен төннәр буе газапланган кешеләр. Г.Әпсәләмов 2) Канәгатьлек хисе тою, кинәнү. Хәлим, үзенең файдалы эш эшләгәненә шатланып, әрле-бирле йөрде. Г.Гобәй. Төлкебикә, күзләрен ачып, як-ягына карана. Үзләре генә калганга ышану нияте белән, сак кына торып, тирә-якны карап чыга. Шатланып, кулларын угалый. А.Гадел Шатлана башлау Шатланырга тотыну. Үзенең кылган хезмәтләренең файдасы, чиккән мәшәкатьләренең җимеше бик зур булачагына күңел ышанып шатлана башлады. Г.Исхакый Шатлана төшү Элеккегә караганда тагын да шатлану. Урмановның взвод командиры итеп билгеләнүен белгәч, Верещагин тагын да шатлана төште ---. Г.Әпсәләмов. Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп: – Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде. М.Хәбибуллин Шатланып җибәрү Шатлана башлау. Күңелне күтәреп җибәрдегез, кайтам да хатыннан сөенче алам, ул да шатланып җибәрсен. Г.Камал Шатланып җитү Кирәк хәтле, күңел булганчы шатлану. [Фәтхия:] Балалар, атагыз Себердә... Аңардан һичбер хәбәр юк... Кайтуыгызга шатланып җитә алмадык... Инде сез дә китәсез!.. Г.Ибраһимов Шатланып йөрү Соңгы вакытта, сөйләү моментында шатланган булу. Мин ул вакытларда: «Бу ир-җегет миңа насыйп була икән», – дип шатланып йөргән идем. Г.Ибраһимов. Ә хуҗаларым, сизеп, миңа берни әйтми генә шатланып йөргән кебек тоелдылар. Г.Галиева Шатланып китү Берәр сәбәп чыгып кинәт кенә шатлану. Красногвардеецтан нибары бер-ике чакрымда мул гына сулы елга ага иде. Гөлләр моны күргәч ачылып, шатланып китте. Г.Әпсәләмов. Кара әле, мин дә инде, адәм актыгы, шундый бәхет-сәгадәтне онытырга мөмкинме?! Үзем дә сизмәстән, шатланып китеп, йодрыгым белән өстәлгә суктым. А.Хәлим Шатланып кую Кинәт, көтелмәгән сәбәптән шатлану; азга гына шатлану. Гөлбану --- малайга кинәт: – Җә, нәрсә торасың! Кузгал! – дип кычкырып җибәрде. Фәүзия килен борылып ук карады, шатланып куйды. Г.Ибраһимов. Бу рухи көчнең нигезендә ни генә ятмасын, авыр сугыш елларында янында шундый ышанычлы иптәше булуга Мирзаһит янә бер шатланып куя иде. Г.Әпсәләмов Шатланып тору Хәзер шатлану, шатлык хәле кичерү; даими, гел шатлану. Көрәш мәйданында Гарифҗанны ансат кына алып ыргытуы, ат чаптыру вакытында аны икенче мәртәбә көлкегә калдыруы, шул хәлләрнең барысын да Мәрьямнең карап, үз күзләре белән күреп һәм шатланып торуы – болар һәммәсе дә Миңлебайның күз алдына кабат-кабат килеп басты. Н.Яһүдин. Көннең матурлыгына сокланып, шатланып торган бер вакытта, кинәттән көчле җил чыкты ---. Ф.Галәүтдинова |