ШАТЛАНДЫРУ ф. Сөендерү, куандыру, шатлык бирү, канәгатьлек хисе уяту. Бар, балам, йөгер, әниеңне шатландыр! А.Гадел. Хөрмәтле иптәшебезнең яше күпмегә җитүгә карамастан, һаман да элеккечә кайнар йөрәкле булып, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәве безне чиксез шатландыра. Г.Бәширов

Шатландыра бару Торган саен ныграк шатландыру

Шатландыра тору Әледән-әле шатландыру. Р.Харис һаман да татар поэзиясенең алгы сафында атлый, укучысын лирикасының яңа юнәлешләре, берсеннән-берсе камил поэмалары белән шатландыра тора. Фән һәм тел. Рөстәм Асаев табигать бүләге – тавышын камилләштерү өстендә армый-талмый эшли һәм шуның нәтиҗәләре белән җыр сөючеләрне дә шатландыра тора. Кызыл таң

Шатландыра төшү Бераз шатландыру; тагы да ныграк шатландыру

Шатландырып алу Бераз гына, берара шатландыру. Ходай, иртүк сезгә зур мәшәкатьләр тудырдым, бераз шатландырып алыйм дидеме, көтмәгәндә-уйламаганда сөенечле вакыйга булды. Ф.Яруллин

Шатландырып җибәрү Бераз, җиңелчә яки көтмәгәндә шатландыру. Бу хәл тәҗрибәсе җитенкерәмәгән Исмаилҗанны шатландырып ук җибәрде. Г.Әпсәләмов. --- ерткыч тавышлары гына ишетә иде. Ә кеше тавышы бик шәфкатьле, бик үз, ничектер күңелне шатландырып җибәрә торган. Х.Камалов

Шатландырып килү Күптәннән, элек-электән, эзлекле рәвештә шатландыру. Әхлак-әдәп, гадәт кануннарын бәян итә, кешене тормышка әзерли, гомере буе күңелен-зиһенен шатландырып, ныгытып, баетып килә. Ф.Яхин. Аның [Гакыйл Сәгыйров] рәсемнәре һәм шигырьләре күп еллар кешеләрне дулкынландырып һәм шатландырып киләләр. Аргамак

Шатландырып кую Көтмәгәндә шатландыру. Ә язучылар кемнәр? Ара-тирә Галиәсгар биргәли. Фатих сирәк кенә шатландырып куя. И.Нуруллин

Шатландырып тору Гел, һәрвакыт шатландыру. Ул «Азат хатын»ны кыска-кыска хикәяләре белән бик еш шатландырып тора иде. К.Тимбикова. Табигать тә гел шатландырып кына тормый. Н.Каштанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә