ШАТАЛАК I с. сөйл. 1. 1) Кыбырсык, тиктормас, тынгысыз. Хас та йөгерек-шаталак малай. Без, апалары, аңа бар ни, юк ни: ялантәпи уртага төшкән дә, күбәләк кугандай, уңга-сулга тайпылгалап, җилдерә генә. Р.Камал 2) Җитди булмаган, өстән уйлаучан, җиңел акыллы, җилбәзәк. Чибәр, сүзчән, көләч, шаян, хәтта берникадәр шаталак булса да, башкага күңелен йөгертмәгән. С.Поварисов. Үзең болай шаталак булсаң да, иманлы, әдәпле китап язгансың. Н.Гамбәр 3) Мактанырга яратучан, бик сүзчән 4) Җитди булмаган, тирәнтен уйлап эшләнмәгән, җиңел карашлы. – Синең шаталак такмакларың өчен җизнине районга алып киттеләр, – дидем мин, үксеп елый башлап. В.Юныс 2. и. мәгъ. 1) Кыбырсык, тиктормас, тынгысыз кеше. Кылана торгач, бу шаталак башка бер кешенең ашын түктерде. Р.Батулла 2) Мактанырга яратучан кеше, мактанчык, артык сүзчән кеше; җиңел холыклы кеше, җилбәзәк. Гомер агышында Газизнең яратып йөргән, һич югында аңа бик ошаган кызлар, хатыннар булмады түгел, булды. Тик ул һәрбер тәүге очрашуда ук килеп ябышырга әзер җилбәзәк, җиңел акыллы шаталаклардан ерак йөрде. Ә.Салах |