ШАТ с. фар. 1. 1) Сөенгән, куанган, шатлык кичергән халәттәге, канәгать, күтәренке күңелле, мәмнүн (кеше тур.). Көләч йөзле, кара күзләре ялтырап торган, бәхетле һәм чиксез шат Газинур, ике кулын алга сузып, үзенең гөләп чәчәген чакырды. Г.Әпсәләмов. Шәһәрдән авылга килеп төшкән дусты Фазыл --- элгәреге шат, ачык гайрәтле Салихның «борынгы йомыкый суфиларны хәтерләткән укытучыга, тук мещанга» әйләнүен, «рухани үлемен» кискен тәнкыйтьли. Р.Ганиева

2) Шатлык, сөенеч чагылдыра, белдерә торган. Мәрьям ачуланмакчы булды, ләкин, бүтәннәрнең шат кыяфәтен күрепме, бүтән сәбәптәнме, ачуланудан тыелып калды һәм саран гына булса да елмайгандай итеп куйды. Н.Фәттах. Ул велосипедыннан төште дә, күңел түреннән чыккан шат тавыш белән ягымлы итеп: – Бәхетем миннән алда керсен әле, – диде. М.Маликова

3) Шатлыклы, күңелле, шатлык, канәгатьлек бирә торган; шатлык белән башкарыла торган. Күктә самолётлар очты, колакларны тондырып, шат музыка яңгырап торды. Н.Фәттах. Шат җырлары белән уйнап-көлеп Китеп бара безнең балачак. Аманулла

4) Шатлыклы, күңелле; сөенечләр, куанычлар булган, шатлык кичерелгән (вакыт тур.). Ул шат чакта мин үзем дә чиксез бәхетле идем. Ул шат чакта мин канатлы идем. М.Кәбиров. Еш кына шат малай чагын исенә төшерә. Р.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Сөенеп, куанып, шатлык белән. Шат елмаеп каршы алырсың син, Зәңгәр шәлең салып җилкәңә. М.Җәлил. Гел шат яшәү бар кешегә дә насыйп түгел, әмма шатлык кичергән сәгатьләрең, көннәрең булмый калмас, чөнки «Илле җыр» дигән китабың үзе синең илле шатлыгың бит ул! Н.Нәҗми

3. хәб. мәгъ. Канәгать, шатлык халәтендә. – Мин бик шат, – диде шәһәр малае, туфли очы белән җирне чокып. А.Тимергалин. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында әле беренче баруы бит. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә