ШАССИ и. фр. 1) Автомобиль, трактор һ.б.ш.ның, кузов һәм двигательдән кала, йөртү һәм идарә итү агрегатларының җыелмасы. --- бик тә кирәкле ГАИ мәгълүматы алынды: мотор һәм шасси номерлары буенча картотекаларыннан янган машинаның кемнеке икәнен ачыклаганнар ---. Ә.Сафиуллин

2) Самолётның күтәрелеп китү һәм килеп утыру өчен чыгарыла-кертелә торган, махсус рам һәм көпчәкләрдән гыйбарәт булган өлеше. – Фаралары шәп моның! Шассилары да нык болай... Фюзеляжы да ярыйсы күренә... Ш.Бикчурин

3) информ. Эченә система платасы (ана плата) урнаштырылган, шуңа калган җайланмалар һ.б.ш. монтажлана торган корпус



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә