ШАРЫЛДА’У ф. 1) Берәр нәрсә көчле агым белән акканда көчле тавыш чыгару; шаулау, гөжләү, шарлау. Карт өянкеләр белән уратып алынган аулак төбәккә озын гына агач улак куелган, су шул улактан шарылдап агып төшә икән. А.Вергазов

2) Көчле агым булып, ургылып агу, шарлап агу. Үткән җомгада мич карарга керәм дигән идең и-и-ич?.. Яңгыр яуган саен шарылдап агып утыра би-и-ит... Г.Гыйльманов. Хафизә шундый көчле итеп сукты ки, Исмәгыйль абзый чирле күзе урынындамы, аннан шарылдап кан китә күрмәсен, исән күзе исән микән дигән курку белән ике кулы белән ике як битен сыпырып төште. Мәйдан

3) к. шыгырдау. Ишек шарылдап ачылды да, аннан такта күтәргән адәм заты килеп чыкмасынмы?! Җ.Юнысов

4) күч. Артык кычкырып көлү, елау һ.б.ш.; артык күп сөйләшү. Аптырап карап торды-торды да малай кире чыгып йөгерде, әмма бераздан шарылдап елап кире керде. Ә.Әминов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә