ШАРЫЛДАВЫК и. 1) к. шакылдавык ( 1–2 мәгъ.) . [Карга куганда] агач шарылдавыкны болгап әйләндерә-әйләндерә куллар тала. М.Әмир

2) Агымның болганып, тавышланып, гөжләп ага торган урыны. Бу канау төп елгадан бераз тирәнрәк булганга, су шарылдап ага иде. Шуңа күрә елганың бу җирләрен «шарылдавык» дип атадылар. М.Гыймадиев

3) күч. Артык күп сөйләшүче, такылдык; беркатлы, ачыктан-ачык сөйләп бирү гадәте булган кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә