ШАРЫ’К-ШОРЫК иярт. 1. Берничә яки күп кешенең тавышланып, шаулап, шаркылдап көлүеннән чыккан тавышны белдерә 2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып, шаркылдап. Аның тозсыз мәзәгеннән сыйныф шарык-шорык көлде, ә мин әллә нишләдем! Н.Гыйматдинова. Бер мизгелдә ул шарык-шорык анекдот сөйләүче авыл малаеннан мәһабәт прапорщикка әйләнә. Р.Вәлиев |