ША’РФИК и. рус Хатын-кызлар матурлык өчен бәйли торган җиңел юка шарф. Чәчләр тузгыдылар; шарфик астыннан котылып, Хөршитнең алсу яңаклары, күзләре, озын керфекләре өстенә чәчелделәр ---. Ф.Әмирхан. Кызгылт чия, кызгылт сары бәрәңге басуы өстеннән затлы хатын-кыз муеныннан язгы җилгә таралган ефәк өрфия шарфик кебек сыек төтен үрмәли, бәрәңге сабакларыннан аерыласы килмәгәндәй, буразналар өстенә ятып шуыша. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә