ШАРФ и. пол. 1) Муенны, бугазны салкыннан саклау өчен урала торган озынча тукыма кисәге. Кыш икән, өстендә ак кайры тун, башында козырёклы бүрек булыр. Муенына ак калын шарф уралган. Тун якасы һәрвакыт күтәрелгән. Г.Гомәр. Кызыл куртка кигән бер кыз Кызыл шарф бәйләгән. – Кызыл машинасы белән Бүген шәһәр әйләнә. Ул сөйгәнен эзли микән, Әллә болай гынамы? Машинасына утырып, Кич шәһәргә чыгамы?.. Л.Шәех 2) 1917 елга кадәр Россиядә генерал яки офицер званиесенең билгесе булган бәйләвеч яки билбау 3) Берәр спорт клубының, иҗтимагый оешма, һөнәри берлек һ.б.ш.ның үзенчәлекле төсе, символикасы булган, шуларга карауны белдергән аксессуар. --- меңнәрчә үтә милләтче һәм футбол клубы шарфын таккан яшьләр милләтчел шигарьләр кычкырып, славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырды. Л.Харрасова 4) к. шарфик. Менә ул, рәшәткә аша сузылып, кулындагы алсу шарфын болгады. М.Маликова |