ША’РТ-ШОРТ иярт. Каты коры нәрсәләрнең вакыт-вакыт, өзек-өзек, яңгыравык тавыш чыгарып ярылу, чатнау, сыну тавышын һәм рәвешен яки тәртипсез ату, шартлау тавышларын белдерә. Төнге балчык суыгында каткан буыннарын коры юкагач сынган шикелле шарт-шорт китереп, Муса үз бармаклары белән казып кергән куышыннан көчкә чыкты да иртәнге сүрән кояшка йөзен куеп ятты. Ш.Маннур. Хантимер, тезенә бәреп, шарт-шорт ботак сындырды. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә