ШАРТСЫЗ с. 1. 1) Шарт куелмаган, билгеле шартлар белән чикләнмәгән, абсолют. Кечкенә бала әни назына туймаса, шартсыз мәхәббәтне – мин сине нәрсә өчен дә булса түгел, ә бары булганың өчен яратам дигәнне сизеп үсмәсә, баланың еш авыруына гаҗәпләнәсе түгел. Шәһри Казан

2) Билгеле шартларга бәйле булмаган; билгеле шартларга бәйле барлыкка килмәгән; тумыштан булган, үзлегеннән барлыкка килгән, табигый. Шартсыз рефлекслар нәселдән бирелә, шуңа күрә аларны тумыштан килгән рефлекслар дип тә атыйлар. Биология

3) Яшәү, эшләү һ.б.ш. өчен тиешле шартлары, уңайлыклары булмаган. Дамир бер ел яшәде шул шартсыз, кыек бүлмәдә, ике ел яшәде, аннан соң янәдән театрга күченеп килде. Р.Батулла. Шартсыз чакта – мин 18 ел ятакханәдә тордым – анда минем язу өстәлем юк иде. Сөембикә

2. рәв. мәгъ. 1) Чыгармасыз, абсолют рәвештә, мотлак. --- менә тормышны да шулай бер шартсыз кабул итсәң иде, аның әллә кай якларын уйламасаң иде. Ничек бар, шул көенчә алсаң, тормыш әнә нинди матур, нинди тирән. Г.Әпсәләмов. Гадәттән тыш вакыйгалар бәйрәмнәрне бозмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен шартсыз үтәргә кирәк. Алга

2) Бернинди шарт куймыйча, бәхәссез. Түләү мәсьәләсендә дә бакча хуҗасы отты. Юныска артык акча кирәк түгел, бары кышлау урын белән аз-маз тамак ялгарлыкка бернинди шартсыз риза булды ул. А.Гайнуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә