ШАРТНАМӘ и. 1) Кул куючы тарафларның үзара бурычлары күрсәтелгән, ике ятан да имзаланып расланган язмача килешү. Җир вәкилләре белән ике якка да файдалы булган шартнамә төзергә ниятли [Алтынбаш]. Р.Сәгъди

2) тар. Урта гасырларда төрки, шул исәптән татар дәүләтләре белән рус кенәзләре алышкан килешү грамоталарының атамасы; русчасы: договорная грамота, шертная грамота, шерть. --- Мәскәүдән Василий илчеләре Иван Пулев белән Сура Нихай Казанга килеп, урыс тоткыннарын азат итәргә, орышта ганимәт төшкән барлык коралларны Мәскәүгә кайтарырга вә һәр елны зур күләмле ясак түләп торырга диелгән шартнамәне Сафа Гәрәй ханга тапшырды. Р.Батулла. Патша архивында Казан ханнарының шартнамә грамоталары, Казан феодалларының шартнамәләре исемлекләре һәм татарча язулары, башка документлар сакланган була. Б.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә