ШАРТЛЫЛЫК и. 1) Билгеле шарты булу, аерым шартлар, таләпләр куелган булу. Азат ителүнең шартлылыгы

2) Өлешчә генә дөреслеккә туры килү, чагыштырмача дөреслек. «Сүз иреге» дигән сүздә күпмедер шартлылык бар. Нинди генә заман, нинди генә катылыклар булмасын, Сүзне тыю мөмкин түгел. Р.Фәйзуллин // Якынчалык, фаразлылык. Тәнкыйтьченең әлеге күзәтүләре билгеле бер системага салынып, дәреслек-кулланмада чагылыш тапты. Мондый бүленештә билгеле бер шартлылык бар. Ә.Закирҗанов. Зиратларны «иске» яки «яңа» дип әйтүдә дә шартлылык бар. Мәсәлән, шул ук Тәбәрле авылының хәзерге зиратына беренче мәртәбә XIX гасыр башында, ягъни ике йөз ел чамасы элек җирли башлаганнар. Гасырлар авазы

3) Җәмгыятьтә, берәр даирәдә гомуми кабул ителгән һәм гадәт буенча, кирәк булса да, булмаса да, традициягә ияреп кенә үтәлә торган кагыйдәләр. Туган көннән алып үлемгә Еллар санау – Бары бер шартлылык. М.Шабаев. Күрәсең, без, кешеләр һәм милләтләр, чәчәкләр һәм үсемлекләр үстергәндәге шикелле, чынбарлык шартлылыкларын инкяр итәбез һәм отылабыз. А.Хәлим

4) Билгеле кысаларда катып калу күренеше; чиклелек, чикләнгәнлек. Монда кешелекнең үз-үзенә тудырган психологик төрмәләрдән, мәгънәсез шартлылыклардан китеп, чынрак яшәеш өчен уянуы турында сүз бара. И.Вәлиулла. Һәрвакыт алга бара, ниндидер шартлылыкларны, кемнәргәдер буйсынуны, искелеккә ябышып ятуны җене сөйми. Ватаным Татарстан

5) әд. Сәнгатьнең берәр төрендә, юнәлешендә генә кабул ителгән чаралар, алымнар җыелмасы; символиклык, образлылык. Аның драма һәм комедияләрендә арттыру да, беркадәр шартлылык галәмәтләре дә бар. А.Әхмәдуллин. Ул әле карап узган театрлы тамашалардан үзенең тотрыклы сюжетка ия булуы белән аерыла. Уенда киенеп-бизәнеп образга керү юк, шартлылык көчле. Р.Ягъфәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә