ШАРТЛЫ с. 1. 1) Билгеле кешеләр арасында алдан килешенгән, шул кешеләргә генә билгеле булган, шулар гына аңларлык. Ашыгыч һәм яшертен йомышлар калыкса, алар шартлы сүзләр белән телефоннан хәбәрләшәләр дә (телефон шуннан бүтәнгә ярамый!) очрашалар ---. А.Гыйләҗев . Без инде, берәр лазутчик иптәшенә шартлы сигнал бирә торгандыр, дип уйлыйбыз. Р.Батулла

2) Билгеле шарт белән чикләнгән, билгеләнгән; берәр шарт үтәлгәндә генә гамәлдә булган, шуның үтәлешенә бәйле, берәр шарт үтәлүен таләп итә торган. Миңа бер ел шартлы сынау вакыты бирелде. Э.Фатыйхова. Шунлыктан игүле кузаклы үләннәрнең күбесе шартлы агулы үсемлекләргә керә. Агулы үсемлекләр. Шартлы килешү

3) Җәмгыятьтә, билгеле даирәдә яки кемнәр арасындадыр кабул ителгән кагыйдә, норма, караш, гадәтләргә туры килә торган. --- бәхет үзе – үтә шартлы һәм чагыштырма төшенчә. Бәхет ул бүген бар, иртәгә юк. Берәүгә – бер нәрсә бәхет, икенчегә – икенчесе бәхет. Г.Хөсәенов. Мәхәббәт һәр очракта да шартлы киртәләрне, чикләрне язгы ташкын кебек җимереп үтә торган хисси шашкын, тиле көч булырга тиешме, син андый мәхәббәтнең яшәвенә ышанасыңмы, Сәет? Т.Галиуллин

4) Чынбарлыкта булмаган, күзалланган, фаразланган, уйланылган. Азия белән Европа арасындагы шартлы чик Кавказ буйлап үтә. А.Тимергалин. Алтын Урда чорында этник процессларга Идел-Урал регионы һәм Дәште Кыпчак арасындагы элек тә күбесенчә шартлы чикләрнең юкка чыгуы нык тәэсир итә. Б.Хәмидуллин. Социаль статуслар ул вакытта шартлы, ай-һай, бик тә буш сүзләр иде әле. Л.Әбүдәрова // Берәр уку йорты, хәрби өйрәнүләр һ.б.ш.ның кагыйдәләрендә, таләпләрендә каралган; билгеле шартлардан, кагыйдәләрдән чыгып, мисал өчен алынган. Булдырдыгыз, егетләр! Һавада вакытта ук ут ачып, сез «дошман»ның алгы позициясендә торган шартлы көчләрен чигенергә мәҗбүр иттегез. Р.Вәлиев. – Дошман белән очрашканда нишләрсең? – Ул бит шартлы дошман. Р.Могыйнов

5) Берәр реаль предмет, күренеш, корылма һ.б.ш.ны белдергән символик сурәте, билгесе, тамгасы булып торган; шундый билгеләр ярдәмендә аңлата торган . Самолёт биеклек алды, барысы да топография картасындагы шартлы билге сыман шакмакларга әйләнде. М.Мәһдиев. Картага үлән төре шартлы билгеләр белән төшерелә яисә сүз белән языла. Агулы үсемлекләр

6) Сәнгатьнең берәр төрендә, юнәлешендә генә кабул ителгән чаралар, алымнар белән гәүдәләндерелгән. Аның иҗаты артык куе һәм шул ук вакытта шартлы романтик сурәтләрдән котылып, психологик реализм һәм нечкә лиризм юлы белән үсә. Р.Мостафин. Ул бу спектакль өчен заманча декорация – җиңел һәм шартлы пейзаж иҗат итәргә, берничә калку деталь ярдәмендә бүлмә, торак төшенчәсен бирергә булды. Т.Әйди

7) махс. Берәр эшнең күләмен билгеләгәндә, ресурсларны һ.б.ш.ны исәпләгәндә башлангыч, таяну берәмлеге итеп алынган. Район тарихында тәүге тапкыр бер баш шартлы терлеккә 55 центнер азык берәмлеге тупланды. Т.Нәҗмиев. 1993 елның игеннәрен урып җыю сезонында гына да 2153 шартлы гектарда эш башкарды, тракторчыларның район ярышында янә беренче урынга чыкты һәм хакимият тарафыннан «Урал» маркалы мотоцикл белән бүләкләнде. Г.Мөхәммәтшин

8) физиол. Тумыштан булмаган, организмның яшәве барышында барлыкка килгән, баш миенең эшчәнлеге белән бәйле (рефлекс). Тик Фира аны тыңламый, --- ниндидер сигнал белән шартлы рефлекска өйрәтелгән җәнлек шикелле, алга талпынды, ишек төбе баскычындагы төенчеген эләктерде дә капкага атылды. Х.Камалов. Балыкта шартлы рефлекс тудыру өчен җайсызрак җир бу... А.Тимергалин

9) Билгеле уңайлыклары булган, шартлар белән тәэмин ителгән. Кеше матур киенергә, дөрес һәм тәмле тукланырга, яшәр өчен яхшырак шартлы өйләр төзергә өйрәнгән. А.Нәҗми

10) Ясалма, уйдырма; нәрсәнедер чикли торган, катып калган. Ниндидер шартлы калыплардан читләшү генә чын яңару була алмый. М.Гайнетдин. Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин җитди сөйләшүгә әзер. Мирсәет тә, ниһаять, шартлы рәсмилектән арына төшеп сөйләргә керешә ---. Р.Мөхәммәдиев

11) Уртача сыйфатлы, әллә ни әйбәт булмаган; түбән сыйфатлы. Татар халкының бүгенге шартлы мөстәкыйльлеге, башка төрки халыкларының иреккә, азатлыкка омтылышлары ни дәрәҗәдә? Ә.Нәҗипова-Зиннәтуллина

12) лингв. Атап үтелгән эш-хәрәкәтнең үтәлеше өчен кирәк булган шартны белдерү белән бәйле. Татар телендә шартлы теләк наклонениесенең булыр иде формасын 1801 елда басылган хезмәтендә беренче булып И. Гиганов күрсәтә. Шартлы теләк наклонениесенә ул дүрт форма керткән: -р иде (төп форма), -ган булыр иде, -ачак иде, -а иде. Татар грамматикасы

2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле шарт белән, аерым шартның үтәлүенә карап. Соңыннан белдем: бу тулай торакта шартлы рәвештә төрмәдән азат ителгәннәр яши икән. Р.Кәрами

2) Чагыштырмача рәвештә; гадәтидән кайбер чыгармалар ясап. Хәер, бу вакытны иртә дип атау шартлы рәвештә генә әйтү иде, чөнки тышта әле дөм караңгы, сәгать унберләрдә генә яктырачак. И.Хуҗин. Иске елга буендагы төрле-төрле чәчәкләр, үләннәр белән капланган тигез урынны авыл кырые дип шартлы рәвештә генә әйтергә мөмкин иде. Я.Шәфыйков

3) Фараз итеп, күзаллап; акылда гына

4) Чама белән, якынча, билгеле дәрәҗәдә; нисбәтән, чагыштырмача. Хәзерге әдәби процессны шартлы рәвештә зур симфоник оркестр белән чагыштырып булыр иде. М.Хәсәнов

5) Ясалма рәвештә

6) Схематик рәвештә, чынбарлыкка төп-төгәл туры китермичә; символик, образлы итеп. Шул ук Миңнуллинның икенче әсәре – «Миләүшәнең туган көне» исә бөтенләй заманча шартлы итеп сурәтләнгән. Т.Әйди. Бүгенге көндә шартлы рәвештә Нугай далалары дип аталган җирләрдә 50 меңгә якын нугай яши, калган 40 – 50 меңе дөньяның башка илләрендә көн күрәләр. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә