ШАРТЛАУЧАН с. 1) Шартлау үзлеге булган, шартлый торган. «Селитра»ның икенче тәрҗемәсе – барут тозы (дары тозы) – NаNО3 кушылмасының янучан, шартлаучан матдәләр составында, мәсәлән, дарыда файдалануын аңлата. Фән һәм тел. Ирекле рәвештә корал, шартлаучан матдәләр тапшыручылар җинаять һәм административ җаваплылыктан азат ителәләр. Сарман 2) күч. Четерекле, проблемалы, бик тиз бозылу, җимерелү ихтималы булган. Коллегалар, без сөйләшә торган тема шартлаучан, әйдәгез, керосин сипмик! Татарстан яшьләре |