ШАРТЛА’У II и. 1) Шартлау I ( 4 мәгъ.) күренеше. Ике кул пулемётының ут сиптерүенә гранаталар шартлавы, мылтыклардан атулар кушылды. З.Зәйнуллин

2) Шартлау I ( 4 мәгъ.) тавышы. Бөтенебез әниемнең мәете өстендә үкерешеп утырганда, якында гына коточкыч шартлау яңгырады. Г.Рәхим. Шартлау бөтен тирә-юньне яңгыратачак һәм КГБ лейтенантының баскан урынын упкын итәчәк! М.Маликова

3) күч. Кешегә көчле тәэсир иткән тетрәнү, стресс, психологик травма кебек хәлләр. Кешенең язмышында кискен көчәнеш, шартлау, авыр югалту булмаса, гакылы озакка җитә икән. Т.Галиуллин

4) күч. Иҗтимагый тормышта кискен үзгәреш, гадәти тормыш агымын үзгәрткән тетрәндергеч вакыйга. Соңыннан бер көндә сизмәстән күпчелек алдынгылар ягына ауды да куйды һәм җыелышта шартлау булды. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә