ШАРТЛА’У I ф. 1) Шарт иткән тавыш чыгару, шарт итү. Ерак та түгел корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. А.Алиш

2) Каты коры тавыш чыгарып ярылу, чатнау, сыну. Дөрес, урманда ышык, җил юк, ләкин 40–50 градус салкын. Агачлар шартлап сына. Т.Биктимирова. Карт өянкенең ябалдашы шартлап ярылып сынып төште. А.Нәҗми

3) Утлы коралдан атканда, шартлаткыч матдә хәрәкәткә килгәндә көчле тавыш барлыкка килү. Габделвәли караңгылык йота башлаган шәүләгә төзәп тәтегә басты. Шартламады мылтык. М.Юныс. Берзаман Чүке елгасы янындагы печән кибәне төбендә наган шартлады... А.Гыйләҗев

4) Бомба, снаряд, шартлаткыч матдә һ.б.ш. нәрсәләрнең җимергеч көче хәрәкәткә килү. Менә тагын җир селкенде, бик якында гына снаряд шартлап күккә балчык багана күтәрде, аннан тагын. М.Мәһдиев. Йөз мең офицер һәм солдат, бронетранспортёрларга төялеп, һөҗүмгә күчтеләр. --- Туплар залпы яңгырады, миналар шартлады, ядрәләр чәчелде. Т.Миңнуллин

5) Шартлату көченнән җимерелү, челпәрәмә килү, шартлатылу. Бу бит әле завод шартлаган дигән сүз түгел. Р.Ишморат. Беләсеңме, шартлаган атом станциясе өстендә алар [шарсыман яшеннәр] аяз көнне дә күренә. А.Тимергалин

6) Зур басым яки авырлык, артык югары яки түбән температура һ.б.ш. тәэсирендә ярылу, чатнау, өзелү. Малик кармак җебен бушатырга өлгерә алмый калды, җеп шартлап өзелде. М.Хәсәнов. Тыгызлап ябып су кайнатсаң, чуен казан да шартлый. М.Маликова

7) күч. Ачу, гарьлек, көнчелек һ.б.ш. хисләрне үтә көчле кичерү, соң дәрәҗәсенә җитү, нишләргә, үзен кая куярга белмәү. – Белмим, – дидем мин, ачуымнан шартлардай булып. А.Гыйләҗев. Без ешрак салып һәм каядыр кунып кайтсак, хатыннар да шартлый. Ф.Баттал

8) күч. Үтә көчле тойгы-кичерешләрне тыя алмау, ирексездән тышка бәреп чыгарга бирү. Бюрода шулай итеп җырлап жибәрсәң, нишләрләр иде икән, әй! Валлаһи, шартларлар иде! Г.Галиева

9) күч. иск. Бөлү, банкротлыкка чыгу, банкрот булу. Күп тиҗарәт фирмаларының шартлауларының сәбәпләре дә шуннандыр. Г.Камал. Ул чордагы татар сәүдә буржуазиясе арасында Москва фабрикантларыннан көтәргә күпләп мал алып, соңыннан шартлаган булып банкротлык игълан кылу бик модадагы әйбер иде. М.Гали

10) күч. Бик күп итеп, туйганчы, гарык булганчы ашау, эчү. Бар бит кешеләр дөньяда! Шартлаганчы ашаттылар да тагын капчыкка да төяп җибәрделәр. И.Гази

11) күч. Тормышка ашмау, акланмау, буш булып чыгу. Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкым кызган куык төсле шартлады. М.Җәлил

Шартлар дәрәҗәгә җитү Ачу, ярсу һ.б.ш.дан нык киерелү, үз-үзен тоту бик авыр булу. Чырае шартлар дәрәҗәгә җитеп бүртенде, чөгендер кебек кызарды. А.Тимергалин. Шартласа да Бик теләсә дә, бар көченә тырышса да барып чыкмау турында. Җылау түгел, шартласа да, Сәләхи минеке! А.Гыйләҗев

Шартлап бетү Барысы да шартлау. Куйсалар да шартлап беткәннәрдер, чөнки артиллеристлар бу төшләрне дә бик еш снаряд белән тапаганнар, бар җир актарылып ташланган, чокырлардан ачы төтен күтәрелеп ята иде. Х.Камалов

Шартлап китү Кинәт шартлау. Урынга ятасың – урак урган чактагыдай бил сызлый, вакыты белән аяк буыннары бикләнәләр, шартлап китәләр. А.Алиш. --- шул куык белән шаярып утыра башлады. Боргычлый торгач, ялгыш шартлап китте бит моның куыгы. В.Нуруллин

Шартлап тору Даими рәвештә яки әледән-әле шартлау; хәзерге моментта шартлау

Шартлый башлау Шартлый язу; шартларга тотыну. Машинаны да ял иттерәләр. Гранаталар детонациядән дә шартлый башлый. А.Гыйләҗев. Ютәлләү тавышы – һәм бераздан, выжылдап килеп, окоп кырыенда гына миналар шартлый башлый. Х.Камалов

Шартлый тору Бер-бер артлы шартлау, әледән-әле шартлау. Куыкның озак тормый шартлавы ачык билгеле нәрсә инде ул. Менә безнең куыклар да берәм-берәм шартлый тордылар... А.Тимергалин

Шартлый язу Чак шартламый калу. Минем курска барасын ишеткәч, шартлый язды малаең! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә