ШАРТЛАТЫП рәв. 1) Кискен хәрәкәт белән; кисәк, кинәт. Көннәрдән бер көнне бик каты җилле давыл килде дә яшь агачны шартлатып сындырды да китте. Г.Тукай 2) Вакыт уздырып тормастан, авырсынмыйча, тиз генә, җитез итеп (эшләү тур.). [Наил] балтаны алды да шартлатып утынны ярып та ташлады. А.Әхмәт. Андый вакытта Капитан, «закун» дип тел шомартып тормыйча, сораган нәрсәне шартлатып эшләп бирә. И.Диндаров 3) Берәр нәрсәне әйбәт белгәнгә күрә, уйланып, икеләнеп тормыйча, тотлыкмыйча, чатнатып (җавап бирү, сөйләү һ.б. тур.). Урыс посёлогында үскән кызга кыюлык тансык нәрсә түгел, шартлатып урысчасын сөйләшә, чибәрлеге күпләрне көнләштерерлек ---. Д.Каюмова. Имтиханга әзерләнгән көннәрдә дә берничә тапкыр кабатлап, хәтердә яңарткан идем мин аны. Менә хәзер ярап куйды: шартлатып яттан әйтеп бирдем. В.Нуруллин 4) Төгәл, ачык итеп, кистереп, ике фикергә урын калдырмыйча, тәгаен. «Нигә барасың Төркиягә?» дигән сорауга, шартлатып: «Назыйм Хикмәтнең ватанын күрәсем килә», – дип җавап бирдем. Б.Рәхимова 5) Оялып, хәтер саклап тормыйча, ялагайланмыйча, турыдан-туры. Әйтәсе сүземне теләсә кем каршында шартлатып әйтәм! М.Маликова. Ачуым чыгып, шартлатып әйтеп салдым: – Син мине тавык дип белдең мәллә? Кәҗә тоягы күрсәтсәм, ни диярсең, ә?! З.Мәхмүди 6) Тәвәккәлләп, ике уйлап тормастан, үзенә ышанып, кыю, катгый рәвештә. Мәгәр исән булса, шулай күрәләтә мыскыллаганы, эткә тиңләгәне өчен шартлатып, Гаага халыкара судына биреп, бу сәер майорны төрмәгә утыртып куяр иде. А.Хәсәнов. Әллә инде хәвеф-хәтәрдән саклангандай, капкаларны эңгер-меңгердә үк шартлатып бикләү гадәткә керде ---. Т.Әйди |