ШАРТЛАТУЧЫ и. махс. Шартлату эшләре белгече, шулар белән шөгыльләнүче хезмәткәр. Авиаторлар бер йортта, геологлар икенче, шартлатучылар, механизатор-бульдозеристлар, ялланып эшләүче гади эшчеләр – һәркайсы үз өйләрендә торалар икән. А.Хәсәнов. Аңа шушы чорда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә, ул шартлатучы-диверсантлар әзерләү мәктәбендә инструктор була. Г.Мөхәммәтшин |