ШАРТЛАТУ I ф. 1) төш. юн. к. шартлау. Атмосфераның югары катламнарында яки космоста скафандр кешене тышкы басымнан сакламый (анда ул нуль чамасында була), ягъни чынлыкта моның нәкъ киресе күзәтелә: скафандрсыз булганда, эчке басым кан юлларын шартлатырга мөмкин. А.Тимергалин 2) Шарт иткән кискен тавыш чыгару. Уң аягы белән, Габдрахманның аягы янына ук китереп, чаңгысына басты да, ике куллап тотып аны шартлатып сындырды. З.Зәйнуллин. – Бүтән комачаулама, – диде һәм тешләрен чытырдатып кысты да эһ дигәнче ручканы шартлатып сындырды. Л.Лерон 3) Шартлаучан матдә яки махсус шартлаткыч җайланманы хәрәкәткә китерү, эшләтеп җибәрү. Исәбе ярдан шуып төшеп немецлар арасына керергә дә, шунда соңгы гранатаны шартлатырга иде. З.Зәйнуллин // Шартлаучан матдә яки махсус шартлаткыч җайланма ярдәмендә берәр корылма, урын яки предметны җимерү, таркату, юк итү һ.б.ш. Күперне шартлатып, бронепоездның юлын кисәргә кирәк. Г.Кутуй. Яшь гвардиячеләр немецларның складларын, ягулык базаларын шартлатканнар. Х.Камалов 4) Мылтык, туп һ.б.ш. утлы коралдан ату. Урыс агайларның берсе шатлык билгесе итеп әллә ничә тапкыр мылтык шартлатты, башкаларыбыз кулларны кысарга, кочаклашырга тотындык. Г.Бәширов. Ауга йөргәнеңне хәтерләмим, әмма берәрсенең бәбәе туса, өй кыегына менеп, мылтык шартлата идең. А.Гыйләҗев 5) Утлы коралдан атканда, кискен шартлау тавышы чыгару. Кинәт кенә шартлатып мылтыктан аткан тавышларга сискәнеп уянып киттем. Ф.Йосыпов. Ул арада Колаксыз Гариф, аны-моны уйлап тормыйча, мылтыктан шартлатып атып та җибәрде. И.Диндаров 6) Берәр нәрсә белән кискен хәрәкәт ясап, һавада шартлау тавышы барлыкка китерү. Яннарында чыбыркы булса да, мин агайларның атка суккан чакларын күрмәдем, алар чыбыркы шартлату белән чикләнәләр иде. А.Тимергалин. Ул ике кулын күтәрде һәм бармакларын шартлатып такмаклый башлады ---. А.Хәлим. Соңыннан һәммә укытучы: «Бәй, кыңгырау сары төстә буламыни ул?» – дип тел шартлатты. А.Гыймадиев 7) күч. Кискен, кырыс, кыю, тәвәккәл рәвештә эш итү. – Бу синмени? – дидем, ишекне шартлатып ябып. А.Гыйләҗев. Менә мин үзем егермене дә тутырмаган көе шартлатам да өйләнеп куям! Р.Батулла 8) күч. Уйлап чыгару, ялганлау; шыттыру. Тыңлап торучы малай «әнекәем!» дип кычкырып җибәрде, ак сакаллы карт: «Шартлата Мәхмүт», – дип куйды. – Биррәһи, шартратмыйм! Ипидер менә! А.Вергазов ◊ Шартлатып сындыру Кешенең фикере, күңеле, сәбәпләре һ.б.ш. шартлар белән исәпләшеп тормыйча, артык кырыс рәвештә, үз фикеренә генә таянып эш итү; үзенә буйсындыру. Миңа килгән агайлар аның хакында сүз әйтүдән тыелсалар да, мин ишеткән идем инде: Хәйрүш бик усалланган, имеш, бер дә рәхим-шәфкать дигән нәрсәне белми, тоткан җиреннән шартлатып сындыра, имеш. Ә.Еники. Алар әнә гайрәтле ирләрнең дә ихтыярын шартлатып сындыра торган булганнар бит. Р.Юныс Шартлата башлау Шартлатырга тотыну. Шул якка табан барып килмәкче дә булган иде, Күк Тәңре утлы камчыларын шарт-шорт шартлата башлагач, кире уйлады, күкрәкчәсенә тегелгән дога-бөтиен капшый-капшый, ашыгып өенә кереп китте. Г.Гыйльманов Шартлатып алу Кисәк кенә, бер мәртәбә яки тиз арада шартлату. --- атлары да теләр-теләмәс кенә кыймылдыйлар. Мисбах аларга кычкырмый, тик ара-тирә арт саннары өстендә чыбыркысын гына шартлатып ала. Г.Әпсәләмов. Таһирның элекке хәрби моряк булуын белгәч, телен үк шартлатып алды. А.Хәсәнов Шартлатып бетерү Барысын да шартлату. Дәүләт чиген уяу пограничниклар, герой кызылармеецлар саклый, чөнки саклап тормасалар, чигебезне шпионнар, диверсантлар, провокаторлар үтеп кереп, халык арасында коткы таратып, завод-фабрикаларны шартлатып бетерүләре бар... В.Юныс. Керпе кунакка килгән һәм энәләре белән ялгыш бөтен шарларны шартлатып бетергән. Л.Закирова Шартлатып җибәрү Кисәк шартлату. Авылның түбән очыннан кыңгырау тавышы ишетелде; ул тиз якынайды, кучер: «Һа-а-ай!..» – дип кычкырып, чыбыркы шартлатып җибәрде ---. Г.Ибраһимов. Рәшәткә башындагы чыбыркыны алдым да, бер-ике мәртәбә кул язу өчен генә айканып алганнан соң, аннары чынлап торып, шәп итеп, урман ягына таба каратып шартлатып җибәрдем. З.Хөснияр Шартлатып карау Сынау өчен шартлату. Лагерьда бер бомба шартлатып карагыз – эсэсчылар хәзер килеп җитәчәкләр. Г.Әпсәләмов. Нур бүген камчы ясады, Бөтереп куйды очын. Шартлатып караган иде, Чеметеп алды учын. Г.Гыйльманов Шартлатып кую Бер мәртәбә шартлату. Фаш ителү куркынычы узып, йөрәк тибеше тынычлангач, малай телен шартлатып куйды. А.Тимергалин. --- Яков Әмир кулындагы бер арканны алды. Аны әүвәл озынайта төште, чыбыркысын бер шартлатып куйды. В.Имамов Шартлатып тору Даими рәвештә яки әледән-әле шартлату; хәзерге моментта шартлату. Исең китүдән тел шартлатып торасың, югыйсә елармын инде дип барган идем. Б.Рәхимова. Моннан 30 –40 ел элек булган хәлне бәян итәм, әгәр ул бүген булса, тел дә шартлатып тормаслар, заманга гына сылтарлар иде... Ә.Галиева |