ШАРТЛАТКЫЧ и. 1. 1) Берәр тышкы тәэсир яки эчке процесс нәтиҗәсендә шартлап, җылылык һәм газлар бүлеп чыгара торган химик матдәләр, кушылмалар яки аларның катнашмасы; русчасы: взрывчатое вещество. Ул риза. Шартлаткыч белән детонатор-взрыватель табу гына кыен булыр, ди. Г.Әпсәләмов. Хәзер менә комиссия төзеп, кем гаепле икәнен тикшерәчәкләр: шартлаткыч сыйфатсыз булганмы, әллә шартлату эше дөрес башкарылмаганмы? М.Маликова

2) Шундый матдә нигезендә ясалган, хәрби максатларда, тау яки җир эшләрендә һ.б.ш.да кулланылган шартлату җайланмасы; русчасы: взрывчатка. Моннан ике чакрымнар өстәрәк шурфлар тишеп, шартлаткычлар куйган идек. А.Хәсәнов. Ул җан ачуы, әллә нинди кыргый көч белән алга тартылды, бар булмышы белән хәзер, менә хәзер шартлаячак шартлаткычны хәтерләтеп, ашык-пошык сөйли, үз халәтен аңлата башлады. А.Хәлим

3) Шундый җайланманың хәрби максатларда кулланыла торган төре, сугышчан коралның бер формасы; мина. Ә авыл җирендәге китапханә акрын хәрәкәт итүче шартлаткыч кебек: ул гасырлар өчен эшли, акрын, эзлекле, әмма нәтиҗәле эшли. М.Мәһдиев . Тыңлап карарга кирәк, шартлаткыч булса, тек-тек итеп сәгате эшләргә тиеш аның. З.Хәким

4) Артиллерия снаряды, мина, авиабомба, ракета кебекләрдәге төп шартлый торган матдәне яндырып җибәрә, җайланманы хәрәкәткә китерә, шартлата торган өлеше; русчасы: взрыватель. Шартлаткычларны саклый торган шкафын Таһир юри ачык калдыра башлады. А.Хәсәнов. Немецлар аларны [миналарны] тимерьюлны шартлатырга дип китергән булган, тик өлгерә алмый калганнар. Ә шартлаткычларын күптән алдым инде мин аларның. Р.Мостафин

2. с. мәгъ. Шартлату өчен кулланылган, шартлата торган. Штректа шартлаткыч патроннар тутыру өчен шпурлар, шурфлар тишкәндә, киң күкрәкле, Алып батырдай гәүдәле төрек егете Мостафа белән дуслашты Таһир. А.Хәсәнов. Г.Вәлиевнең фәнни эшчәнлеге дары, шартлаткыч матдәләр һәм эчке баллистика проблемаларына багышлана. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә