ШАРТЛАВЫК и. 1. 1) бот. Канәферчәләр семьялыгыннан киң таралган, орлыгы өлгергәч, тартмачыгы шартлап ачыла торган күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: смолёвка, хлопушка. Бу – күзлут нәкъ үзе, дип, Давыл чәчәге, меңьяфрак, Шартлавык, зәңгәр казаяк, Гөләп, чыпчык күзе, дип! Ш.Галиев. --- эксперимент кысаларында галимнәр, Себердә табылган тар яфраклы шартлавык (чүп үләне) орлыкларыннан яшәүгә сәләтле фрагментларын аерып алып, аларны туклыклы мохиткә урнаштырганнар. Өмет 2) Шартлый торган нәрсә; шундый уенчык төре. Шабан көлә, шар ярып: – Шундый да шәп шартлады. Шар түгел бу – шартлавык! Мин торам тел шартлатып, Шаянлыкка шаккатып. Г.Әпсәләмов. Бенгаль утлары 10 – 100 сум, шартлавыклар 10 –20 сум, чыршы уенчыкларының һәрберсе 30 сумнан да ким түгел. Татарстан яшьләре 3) күч. Мактанчык, буш сүз сөйләргә, шапырынырга яратучы кеше. Син, кызыңа кияү эзләп, шул шартлавыкны безнең арага тыктың! К.Тинчурин 2. с. мәгъ. 1) Шартлый торган, шартлау ихтималы (куркынычы) булган 2) лингв. к. шартлаулы. Һәмзә дип йөртелгән шартлавык тартыкны э хәрефе белән бирдек. М.Мәхмүтов 3) Буш, бернинди эш-гамәл белән дәлилләнмәгән (сүзләр тур.) 4) Мактанырга яратучан, шапырынучан (кеше тур.) ◊ Шартлавык шартлату 1) Бушка мактану, шапырыну. [Галиәкбәр агай] авылның өч-дүрт бөртек картына сер итеп кенә үзенең дә элекке мулла икәнлеге турында шартлавык шартлатты. Г.Мөхәммәтшин; 2) Эшләмичә тик йөрү |