ША’РТ ИТҮ ф. Шарт кебек тавыш чыгу. Шарт итеп мылтык шартлауга, чыйк итеп чалкан әйләнде дә төште. Г.Мөхәммәтшин. Шул көннән башлап, куяннар шарт иткән тавыштан да куркып гомер кичерәләр, ди. Г.Гыйльманов // Шундый тавыш чыгарып шартлау, сыну . Унберенче сыйныфта дәрес алып бара иде, нәрсәдер шарт итте – кабартылган шарны шартлатканнар икән, кемдер фьют дип сызгырып куйды – дәрес өзелде. Н.Көбәш // Кисәк сынып китү, шартлау һ.б.ш. |