ШАРТ II иярт. 1) Каты коры нәрсә ярылу, чатнау, сыну тавышын яки ату, шартлау вакытында барлыкка килгән тавышны белдерә. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Әкият

2) Берәр эш-хәрәкәтнең кисәк кенә, кинәттән булу, үтәлү рәвешен белдерә. Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар. Мәкаль

◊ Шарт сыну 1) Карарны тиз кабул итү, мәсьәләне тиз хәл итү, озак уйлап тормастан тәвәккәлләү; 2) Кисәк кенә үлеп китү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә