ШАРТ I и. гар. 1. 1) Билгеле эш-гамәлнең үтәлешен, башкарылуын, тормышка ашуын тәэмин итә торган уңай хәл, мөмкинлек. Шуның кебек үк, талантларның ачылуы, үсүе, камилләшүе ечен дә шартлар кирәк. Ә.Мәхмүдов. Монда, төрле милләтләр бер-берсе турында яхшырак белсен өчен, шартлар тудырылачакмы? Н.Алан 2) Тормыш, көнкүреш үтә торган тирәлекнең географик, тарихи, иҗтимагый һ.б.ш. факторларга бәйле үзенчәлекле яклары. Һәр тарихи күренешнең үсеш дәрәҗәсе, масштабы – зурлыгы объектив һәм субъектив шартларга баглы. Р.Әхмәтьянов. Аспирантурада калганнарның яшәү шартлары начар, фатирлар юк дәрәҗәсендә. М.Галиев 3) Үтәлүе рәсми килешү яки алдан сөйләшү нигезендә мәҗбүри итеп каралган төп таләп. Апа, сезгә дәваланырга кирәк, дип табам. Әмма бер шартым бар. И.Юзеев. Егетләргә, өч тәүлектә әйләнеп кайту шарты белән, махсус самолёт бирелде. Р.Корбан. Димәк, мин Мөхәммәдәмингә шундый шартлар куярга тиешмен ки, көчәнә-көчәнә, күзләре шартлап чыксын. М.Әмирханов 4) Билгеле урында, билгеле вакытта барлыкка килгән вазгыять, хәлләрнең билгеле торышы. Теләсә нинди шартларда беренче бөртекләр элеваторга озатылырга тиеш. К.Миңлебаев. Русиядә хәзер вазгыять шундый ки, Татарстан җитәкчесенең сәяси фигура булуга караганда, күбрәк икътисад белән шөгыльләнүе әһәмиятлерәк булыр кебек. Бу ничә ел дәвам итәчәген әйтүе кыен, әмма хәзерге шартларда Миңнеханов – күпкә кулайрак кеше. Д.Исхаков 5) мат. Берәр нәрсәнең нигезендә яткан билгеле мәгълүмат, төп фикер. Мәсьәләнең шарты. Теореманың шарты 6) Торакта булырга тиешле су, газ, канализация кебек көнкүреш уңайлыгы. Миргалим Харисов шартлары булмаган кечкенә бүлмә алды, Әзһәр белән Таҗи шартлары булмаган икесенә бер бүлмәгә күченде. Р.Батулла 2. хәб. мәгъ. Кирәк, мәҗбүри, тиеш. Безнең гомуми мәнфәгатьләребез өстенлек итәргә тиеш. Ә моның өчен бергә җигелеп эшләү шарт. А.Тимергалин. Чәе гап-гади: сөтсез, тәм-томсыз, үлән-төнәтмәсез, бары коры чәй. Әмма куелыгының кәефенә тәңгәл килүе шарт. М.Әмирханов 3. с. мәгъ. лингв. Атап үтелгән эш-хәрәкәтнең үтәлеше өчен кирәк булган нәрсәне белдерү белән бәйле. Шулай ук шарт фигыль формасы, нәтиҗә өлешеннән башка кулланылып, шартлы теләк наклонениесенә хас теләк, үкенү, йомшак өндәү кебек мәгънәләр белдерә ала: Ичмасам, бала-чага ата-анасы булмасагыз икән (Ф. Хөсни). Татар грамматикасы. Шарт фигыльне яратып бетермим. Сөембикә ◊ Шарты килү Һәр яктан да туры килү, тиешенчә килеп чыгу, бөтен таләпләргә җавап бирү. «Газ плитасы – газ плитасы шул инде. Ризыкның шарты бик килми. Менә авыл мичендә пешерсәң иде!» – дип сөйләнгән иде. В.Нуруллин. Шартына җиткерү к. шартын китерү. Шик юк, өй эчтән дә шартына җиткереп, нык итеп, пөхтәләп эшләнгән иде. Ә.Еники. Шартын туры китерү к. шартын китерү. Без, аның белән янәшә утырып, чи тиредән унике чатлап икебезгә ике камчы үрдек. Борынгыча иттереп, бөтен шартын туры китереп. М.Маликова. Шартын китерү Җентекләү, тәфсилләү, бөтен таләпләргә җавап бирерлек, тиешенчә эшләү. Син бит аларны зур кунак бүлмәсендә бөтен шартын туры китереп каршы аласың. А.Нәҗми. Нияз йотылып китап укый, аз-маз кәгазь тырмаштыргалый, бөтен шартын китереп, хасиятләп вермишель пешерә. В.Нуриев |