ШАРО’ШКА и. рус 1) Станок, электр дрель кебекләргә беркетеп, каты өслекләрне кыру, шомарту һ.б.ш. өчен кулланылган, үтә каты тешләре булган яки тоташ абразивтан торган, гадәттә, конуссыман формадагы фреза рәвешендәге слесарьлык коралы. Вольфрам шарошка. Металл өслек өчен шарошка 2) Җир бораулаганда каты токымны механик рәвештә бәреп вату, кыеп төшерү, ваклау өчен каты металлдан ясалган тешле геологик җиһаз төре. Ике шарошкасы кырылып төшкән. Тартакиев лом алды да бүтән шарошкаларны да ватты. Юкса ремонтка алмыйлар, шуның белән эшләргә кушалар. Х.Камалов. Икәүләп бик озак карадылар борауны, шарошкаларын селкеттеләр, тешләрен капшадылар. Башкалардан аермасы юк. Ф.Мостафин |