ШАРОВАР и. фар. Билен һәм балак очларын бөреп, юка материядән тегелгән озын киң чалбар. Егетләр барысы да диярлек чигүле украин күлмәгеннән, шароварларының киң балаклары кап-кара ялтыраткан күн итек балтырларына салынып тора. Җ.Рәхимов. Малай өстенә шаровар киеп куйды, җилкәсенә ниндидер юка телогрейка шикелле киемне салды. Р.Гаязетдин |