ШАРНИРЛЫ с. Шарниры булган, шарнир принцибында эшли торган; тупсалы. Камераны мониторга да тоташтырып була ич! --- Бик теләгәндә аны шарнирлы җайланмага урнаштырып, «муенын» уңга-сулга бора торган итәргә дә була. А.Гыймадиев. Планёрка вакытында шарнирлы күн тәхетеннән төшеп, коллектив арасындагы агач аяклы урындыкка күчеп утыруы да гадәттәгечә гадилек уены гына. К.Кәримов |